Русия, шулай ук Рәсәй (рус. хххххя), рәсми исеме Русия Федерациясе (рус. хххххйская Федерация, РФ) — Ауразиядә урнашкан күпмилләтле дәүләт; демократик, федератив республика. Мәйданы, халык саны, икътисади куәте ягыннан элеккеге Русия Империясе җирлегендә барлыкка килгән җөмһүриятләрнең иң зурысы; 1917 елның Сентябреннән Русия Җөмһүрияте, 1918 елның Гыйнварыннан РСФСР, 1992 елның июненнән РФ дип атала. Русиянең дәүләт тарихы 862 елдан килеп бара. 1917 елның 25 октябрьдә (7 ноябрьдә) Русия империясе җимерелә һәм Русия Совет Федератив Социалистик Республикасы барлыкка килә. 1991 елның 25 декабрьдән хәзерге исем. Дөньяда территориясе иң зур һәм коры җир чиге иң озын булган дәүләт (Русия — Каза
Инфа — 91%